(843) 236-66-71, 567-46-30

Наш адрес:
420015, г. Казань, ул. Карла Маркса, д. 65, каб.1
e-mail: priem@kazgau.com

Режим работы:
пн-пт  с 8:00 до 16:00 (12:50-13:30 обед)
сб  с 8:00 до 12:00 без обеда

Казан дәүләт аграр университеты

Казан дәүләт аграр университеты – Татарстан Республикасының аграр промышленность комплексына югары квалифицикацияле белгечләр әзерли торган әйдәп баручы федераль дәүләт бюджетындагы югары профессиональ белем бирү учреждениесе.

Югары белем – ул Сезгә тормышта дөрес карар кабул итәргә мөмкинлек бирә торган белемнәр. Казан дәүләт аграр университетындагы югары белем – ул уңышка ирешү юлы.

Вузны тәмамлаучылар – Республиканың элитасын тәшкил иткән кадрлар: Татарстан Республикасының беренче президенты – М.Ш.Шәймиев, Татарстан Республикасы президенты – Р.Н.Минниханов, республика хөкүмәтенең берничә министры, РФ Дәүләт Думасының һәм ТР Дәүләт Советының кайбер депутатлары, Республиканың күпчелек районнары һәм агропромышленность оешмаларының җитәкчеләре.

Вузны тәмамлаучыларның 30 меңнән артыграгы алган белемнәрен экономика, фән, сәясәт өлкәсендә нәтиҗәле файдаланалар. Вузга 1922 елда нигез салынган һәм аның бай тарихи һәм фәнни традицияләре бар. Укытучылар коллективының зур тәҗрибәсе, даими алып барылган фәнни-тикшеренү эшчәнлеге һәм авыл, аграр өлкә белән үтә тыгыз бәйләнешләрне саклау традицияләрне һәм инновацияләрне оптималь берләштерергә, бер-берсе белән бәйләп алып барырга мөмкинлек бирә.

Казан дәүләт агарар университетының 32 кафедрасында региондагы иң яхшы белгечләр укыталар (белем бирәләр). Алар арасында дәүләт һәм иҗтимагый академияләрнең 11академигы һәм корреспондент-әгъзасы, 60 фән докторы һәм профессор, Росия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының 15 атказанган фән эшлеклесе, ике йөздән артык доцент һәм фән кандидаты бар.

Бүгенге көндә университетта 22 белгечлек буенча 5000нән артык студент белем ала, 12 юнәлештә бакалавр әзерләнә һәм 7 юнәлештә магистратура эшли.

Югары белем алырга омтылыш, ирекле рәвештә үз өстеңә гади булмаган хезмәткә әзер булу, профессиональ яктан үсәргә тырышу – бу Сезнең өчен дөрес һәм урынлы сайлау булачак!